Миңгәрдә шахмат-шашка турниры

Миңгәрдә шахмат-шашка турниры

Турнирның спонсоры Җәүдәт Миңнәхмәтовның җәмәгате Фәридә Фәрит кызы.

Миңгәрдә Мидхәт Миңнәхмәт улы Миңнәхмәтовл истәлегенә багышлап интеллектуаль шахмат-шашка турниры үткәрелде. Барысы 32 кеше (чит районнар ярышка кертелмәде) уйнады.Турнирны “Саба-Арена” спорт мәктәбе директоры Артур Баһманов, ярышның директоры Азат Әхмәтов ачты. Уеннар башланганчы имам-хатыйб Флорид хәзрәт зиратка барып, Мидхәт абый рухына дога укыды. Җәмәгате Шәмсүнә апага чәчәкләр тапшырылды.

Шахматта 1нче урыннарны Миңгәр авылыннан Альберт Вәлиуллин (ир-егетләр) һәм Дилә Гайзуллина (хатын-кызлар) яулады. Алар двоеборьеда да җиңделәр. Шахматта Резеда Әкбәрова (Саба), Маргарита Минһаҗева (Шәмәрдән) 2нче-3нче урыннарны бүлештеләр. Шашка уенында Сабадан Хәмит Вәгыйзов –1нче, Азат Әхмәтов –2нче, Габдулла Заһидуллин 3нче булдылар. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1.Гөлназ Закирова (Саба). 2. Миләүшә Рәхимова (Арташ). 3. Илсөяр Низамиева (Саба). Җиңүчеләр яшь категориясе буенча да аерым билгеләнде: шахмат (18+). 1. Фаил Фәйзерахманов (Сатыш). 2. Айзат Шәрәфиев (Көек). 3. Радик Иванов (Лесхоз). (65+). 1. Илгизәр Хәйретдинов (Шәмәрдән). 2. Зөфәр Мөхәммәтшин (Иске Икшермә). 3. Илһам Нургалиев (Килдебәк). 1. Наилә Гарифуллина (Шәмәрдән). 2. Алсу Гарипова (Шекше). 3. Нәкыя Төхбәтуллина (Лесхоз). Шашка (65). 1. Шамил Галиев (Юлбат). 2. Илфат Ханнанов (Саба). 3. Нәзир Дәүләтгәрәев (Килдебәк). 1. Миңнур Садыйкова (Шәмәрдән). 2. Кәүсәрия Низамиева (Саба). 3. Фәния Шәмсетдинова (Саба).

Мулланур Мусин (Явлаштау), Илфат Сөнгатов (Юлбат) двоеборьеда призерлар булдылар.

Турнирның спонсоры Җәүдәт Миңнәхмәтовның җәмәгате Фәридә Фәрит кызы. Призерларга Дипломнар, акчалата призлар, Мидхәт Миннәхмәтовның фотолары төшерелгән медальләр тапшырылды.

Азат Әхмәтов ,

Инвалидлар арасында 12 тапкыр Татарстан чемпионы, Россия ярышлары призеры.