Татарстанда тәүге кунакханә МАХтагы чат-бот аша кунакларны онлайн-терки башлаган

Сәяхәтчеләр кунакханәгә урнашу өчен, шәхсән үзләре бармыйча, өендәге диванга утырган килеш кенә документлар рәсмиләштерә ала.

Яңа сервис бик уңайлы эшләнгән. Кунакханә сайтында номер алып куйганнан соң электрон почтага чакыру килә. Сылтама аша онлайн-теркәү сервисына күчкәч, мәгълүматларны тапшыру өчен МАХны сайлап алырга, аларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша расларга кирәк. Шуннан соң анкета автомат рәвештә тутырыла. Кунакханәгә килгәч, хезмәткәренә паспортны тикшерергә генә кала: мәгълүматларны кулдан кертеп торасы юк.

“Казанда беренчеләрдән булып кунакларга МАХ мессенджеры аша урнашуны тәкъдим итә алуыбызга шатбыз. Без уңайлылыкка һәм заманча технологияләргә өстенлек бирәбез”, – дип билгеләп үтелгән кунакханәдә.

Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, МАХ Татарстанга сәяхәтне тагын да җайлырак итү мөмкинлеге бирә. Хәзер кунаклар ресепшенда кәгазьләр тутырып маташмый: барысын да мессенджерда хәл итеп куярга мөмкин. Заманча туристка нәкъ менә шул җәһәтлелек, гадилек кирәк. Дәүләт комитетында билгеләп үтелгәнчә, бу кунакханәнең төбәктә шушы юнәлештә юл яручыга әйләнүен уңай кабул иткәннәр.

Кунакханә инде ел башыннан бирле яңа сервисны сынаган. Хәзер инде аннан барлык кунаклар да файдалана ала. Татарстанның башка отельләре дә МАХ базасында шуны ук гамәлгә кертергә әзерләнә. МАХ мөмкинлекләреннән файдалану “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектының бурычларыннан берсен – цифрлы сервисларны үстерү һәм туристлык хезмәтләре мөмкинлекләрен арттыру бурычын хәл кылуга ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез: МАХ – тәүге илкүләм мессенджер. Апрель аенда МАХтан файдаланучылар саны 110 миллионнан артып киткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.