Татарстанда мошенниклар бер ир-атны 2,4 миллион сум акчасыннан мәхрүм иткән

Болай булган. Февраль башларында Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек бер ир-атка ниндидер туташ инвестицияләр белән акча эшләү мөмкинлеге турында хәбәр җибәргән. Тегесе мондый «мөмкинлеккә» кызыгып, ике атна язышканнан соң тәкъдим белән килешкән.

Аннан инде «куратор» ир-ат белән элемтәгә кергән. Ир-ат шуның кушуы буенча криптовалютаны алыштыру өчен кушымта урнаштырган һәм тәүге алыш-бирешләренең шактый ук отышлы килеп чыгуына сөенгән. Акча эшләү ысулының «ышанычлы» булуына инангач, ике дә уйламастан, мошенниклар счетына 2 418 000 сум күчереп куйган.

Озакламый куратор акчаны криптокошелекта сакларга киңәш иткән. Акчасын күчергәч, ир-ат кошелекка керү мөмкинлеген югалткан,

Җинаять эше кузгатылган. Полициядә искәртеп үтелгәнчә, акчаны каядыр урнаштыру тәкъдиме булса, иң элек мондый компания турында мәгълүматларны тикшерергә һәм белгечләр белән киңәшләшергә кирәк. Моннан тыш җиңел генә акча эшләүне вәгъдә итүчеләргә ышанып акчаны ниндидер счетларга күчерергә ярамый, дип яза «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып.