Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитының төп темаларын атады.
Аның әйтүенчә, очрашуның көн тәртибендә халыкара һәм төбәк проблемалар турында фикер алышу, шулай ук Россия белән АСЕАНның 35 еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау һәм үзара хезмәттәшлекнең алдагы юнәлешләрен билгеләү кебек бурычлар тора.
“Россия – АСЕАН саммитына килгәндә, көн тәртибендә ике төп тема тора. Беренчесе – актуаль глобаль һәм төбәк проблемалары турында фикер алышу. Икенчесе – Россия белән АСЕАНның стратегик партнёрлыгын үстерү юнәлешендә 35 ел дәвамында башкарылган уртак эшкә күзәтү ясау, сәясәт, иминлек, сәүдә, инвестицияләр һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәләрендә яңа бурычлар билгеләү”, – диде Юрий Ушаков.
Россия һәм АСЕАН саммиты Казанда 17-19 июньдә уза.