Волонтерлык белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт бүләкләре бирелә башлаячак

«Татарстан Республикасында ихтыярыйлык» (волонтёрлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе гамәлгә керде.

Аны булдыру турындагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Документта әйтелгәнчә, мактау билгесе республикада волонтёрлык эшчәнлеген алып баручыларны бүләкләү рәвеше булып тора.

Бүләккә кимендә 5 ел волонтёр булган (хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итүчеләр өчен искәрмә ясала) кешеләр дәгъва кыла ала. Мактау билгесе диаметры 20 миллиметрлы алтын йөгертелгән медальоннан гыйбарәт. Анда касә хасил иткән пар уч һәм уртасында фианит ташлы лалә чәчәге сурәтләнгән. Медальонга рус һәм татар телләрендә язылган. Билге белән бергә, куе кызыл тышлыктагы исемле таныклык бирелә.