31нче июльдә Шәмәк авылында Авыл көне узачак.
Бәйрәм “Гармун моңы — йөрәк җыры” гармунчылар фестиваленең 10 еллык юбилеена багышланган йомгаклау турыннан башланачак. Чара 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда Апас районыннан һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән гармунчылар һәм баянчылар катнашачак.
18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр авыл халкы һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. Сәхнәдә Татарстанның танылган эстрада җырчылары, районның үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак.
Бәйрәм кунакларга җыр-моңга бай матур мизгелләр бүләк итәчәк.