Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә ир белән хатынны судка кадәр татулаштыру системасын үстерү турында фикер алышу өчен республиканың әйдәп баручы психологлары һәм медиаторларын бер түгәрәк өстәл артына җыйдылар.
Очрашуның төп темасы кризис хәлендә булган гаиләләргә профессиональ ярдәм кирәклеге һәм медиацияне озакка сузылган суд бәхәсләренә альтернатива буларак популярлаштыру булды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Республикада аерылышулар саны 20% ка кимүгә карамастан, статистика җитди проблема турында сөйли: узган ел никахларны өзүнең 74% ы суд карарлары нигезендә рәсмиләштерелгән. Бу парларның ЗАГСка инде факт буенча мөрәҗәгать итүен аңлата, диалог өчен мөмкинлек бөтенләй юк диярлек вакытта, кулларында суд карары булганда инде соң була, дип билгели матбугат хезмәте.
Белгечләр низаг туу этабы гаиләләргә ярдәм кирәк вакыт дип саный. Шуңа күрә экспертлар профессиональ Судка кадәр килгән парларга медиаторлар кярдәмендәге татулашу процедурасын кертергә һәм актив кулланырга тәкъдим итә экспертлар. Республика башкаласында ЗАГСларның «Ышаныч» психология үзәге белән актив хезмәттәшлеге җайга салынган. Узган ел биредә гаилә мәсьәләләре буенча 266 кеше психологик ярдәм алган, шуларның 166 сы медиация процедурасы аша үткән. Еш кына мондый очрашулар ЗАГС бүлекләрендә башлана, аннары белгечләр кабинетларында дәвам итә. Параллель рәвештә эшне Идел буе медиаторлары лигасы алып бара. Узган ел аның белгечләре 18 очрашу уздырган, ир белән хатынга стрессны җиңәргә генә түгел, милек бәхәсләрен җайга салырга, шулай ук балаларны аларның мәнфәгатьләреннән чыгып тәрбияләү турында килешергә ярдәм иткәннәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Татарстанда гаилә институтының югары статуска ия булуын билгеләп үтте. «Традицион кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән Татарстан гаиләләрендә аерылышу соңгы чара булып санала. Без карашларның үзгәрүен күрәбез: парлар мөнәсәбәтләрне саклауга аңлырак карый башладылар. Әмма безнең уртак бурыч – конфликт хәлендә булган кешеләргә психологик хезмәтләр хакында белгертү, эчке проблемаларны хәл итү өчен нәкъ менә профессионалларга мөрәҗәгать итү кирәкле", — дип ассызыклады Әхмәтова. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча махсус эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде. Аңа хакимият органнары вәкилләре, психологлар һәм медиаторлар керәчәк. Төркем аерылышу чигенә җиткән һәр Татарстан гаиләсе өчен медиацияне аңлаешлы һәм ачык ысул итәр өчен конкрет чаралар һәм закон чыгару тәкъдимнәрен эшләү белән шөгыльләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.