Борынгыдан килгән сынамышлар күпләрне шомландыра.
Заманча ландшафт дизайнында нарат, чыршы һәм башка ылыслы агачлар – бүген киң таралган үсемлекләр. Ылыслы агачлардан үз участогың тирәли яшел койма ясарга була, чыршы, наратлар болай да бик матур күренә һәм аерым тәрбия дә таләп итми.
Тик безнең ата-бабаларыбыз моны хупламас иде, алар беркайчан да үзләре яшәгән йорт янына чыршы яки нарат утыртмаган. Халыкта ылыслы агачлар белән бәйле күп кенә сынамышлар бар, һәм алар йорт хуҗасына яхшылык китерү белән бәйле түгел.
Иң киң таралганы: “Чыршы йорттан биегрәк үсеп китсә, хуҗасы авырырга, хәтта язмышы аянычлы тәмамланырга мөмкин”. Шулай ук ылыслы агачның өйгә якын булуы нәсел дәвамының туктап калуына, ялгызлыкка китерә, имеш. Күпләр бүген дә бу сынамышларга ышана һәм үз участогында чыршы яки башка ылыслы агачлар утыртырга курка. Бу уңайдан, бик күп еллар элек, студент чакта, дус кызга кунакка кайткач ишеткән бер вакыйга тынгылык бирми. Аларның күршеләрендәге зур йортның тәрәзәсе каршында гына искиткеч матур чыршы үсеп утыра иде. Нәкъ менә әкияттәге кебек купшы ылыслы агач йорт түбәсе белән тигезләшкән. “Бу чыршыга караган саен күңелгә шом йөгерә, күршеләрнең язмышы гел шуңа бәйле булды кебек, – дип сөйләде шунда дус кызымның әнисе. – Ул агачны йорт хуҗасы бәләкәй генә үсенте чагында алып кайткан иде. Хатыны каршы төшсә дә, тыңламады шул, ырым-шырымга ышанмаган ир аны тәрәзә каршына утыртты. Чыршы үскән саен күршеләребезгә кайгылар да килеп торды. Ирен югалткан хатын түзмәде, балаларын алып, үз ягына кайтып китте. Зур йортта ялгыз калган әбекәй улын югалту, оныкларыннан аерылу кайгысыннан бөтенләй биреште, озак та үтми, ул да гүр иясе булды. Хәзер йорт буш тора инде”.
Туры килү генәме бу, әллә чыннан да андый агачның кеше язмышына йогынтысы бармы, анысын Ходай гына белә.
Ихатада үскән чыршы ничек куркыныч тудырырга мөмкин? Чыршы яхшы шартларда 200-300 ел яши һәм 50 метр биеклеккә җитә. Ихатага утыртканда моны исәпкә алырга кирәк. Зур үскән чыршы ботаклары йортны яки ихатаны каплап, күләгә ясап тора. Биек үскән чыршы, көчле җил вакытында сынып, зыян китерергә мөмкин. Таралып үскән тамырлары бакчадагы башка үсемлекләргә юлны ябып, комачаулый. Ылыслы агачлар туфракны әчетә һәм башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Чыршы, еш кына ялгыз үскән агач буларак, үзенә яшенне дә “тартырга” мөмкин. Бәлки, нәкъ шул ук сәбәпләр аркасында безнең ата-бабаларыбыз чыршыларның үзләре яшәгән йортка якын булуыннан курыккандыр. Шул сәбәпле сынамышлар да тугандыр.
Наратны да электән үк йортка якын утыртмаганнар, ул артык эгоист агач, үз күләгәсендә башка агачларга үсәргә ирек бирми. Тупыл, каен, имән, усак агачларына бәйле ышанулар да бар халыкта. Төрле юрауларга караганда, алар йортка, өй хуҗаларына бәхетсезлек, кайгы, аерылышу китерергә мөмкин икән.
Алай гына да түгел, белгечләр фикеренчә, кайбер агачларны ихатада үстерү шактый проблемалар тудыра. Мәсәлән, имән йортның фундаментына һәм җир асты коммуникацияләренә зыян китерергә мөмкин булган куәтле тамыр системасына ия. Шунысы да бар, бу мәһабәт агач 30 метрга кадәр биеклеккә җитә һәм участокны нык күләгәли.
Элек авыл-шәһәр урамнарында гөрләп үскән тупыллар исә кайбер кешеләрнең сәламәтлегенә дә еллар дәвамында зыян китерде. Ел саен май-июнь айларында урамнарны тупыл мамыгы басып, кайбер кешеләрдә аллергия башлана иде. Бәлки, шуңа бәйле, бу агачлар хәзер урамнарда бик сирәк очрый. Алар урынына халык күпләп мамык таратмый торган пирамидаль тупыллар үстерә башлады. Белгечләр әйтүенчә, усак агачы да кешеләрдә аллергик реакцияләр тудыра. Шуңа аны йортларга якын утыртырга киңәш итмиләр.
Күпләр тәрәзә каршында яратып үстергән хуш исле шомыртларның тамырлары 11-12 метрга һәм аннан да тирәнгә җәелергә мөмкин. Моннан тыш, шомырт туфрактан күп су ала, бу, үз чиратында, башка үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин.
Җырларда җырланган ак каен халыкта яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы дип санала. Каенга табыну йоласы безнең халыкта да күзәтелә: кырда ялгыз үсеп утырган каен төбендә куркыныч вакыйгалар һәм күренешләр риваятьләрдә, бәетләрдә сурәтләнә. Каен янына явыз рухлар килсә, яшен сугу ихтималы бар, дигән ышану яши. Ак каенны зират агачы буларак хөрмәт итәләр (хәзерге вакытка кадәр “каен зираты” дигән гыйбарә сакланган); бу карашлар үлгәннәрнең җаннары зиратта үскән каеннарга яки аларның яфраклары арасында сайраган кошларга күчә дигән ышанудан килә. Кәләшне усал рухлар сихерләвеннән саклау өчен аны, гадәттә, туй алдыннан мунчада каен себеркесе белән чабындырганнар. Идел буе Болгары дәверенә караган “Айдар хан һәм Мөхәммәд илчеләре” хикәясендә Пәйгамбәр илчеләренең болгар патшасы Айдар ханның кызын каен чыбыкчалары белән дәвалавы турында сүз бара. Каенга табыну күпсанлы әйтемнәрдә, мәкальләрдә, шулай ук халык җырларында чагылыш тапкан.
Шулай да бакчачылар каенны җимеш агачлары үскән урынга якын утыртырга кушмый. Аның ныклы үскән тамырлары дымны актив рәвештә йотып бара. Каен астындагы коры җирдә берни үстереп булмый диярлек. Моннан тыш, каенның тамырлары өстә урнашкан, әгәр грунт бик үк ышанычлы булмаса, көчле җил агачны тамырлары белән йолкып алу куркынычы бар.
Шунысы кызыклы, соңгы елларда бакчачылар безнең як климатына яраклашкан чикләвекнең төрле төрләрен үстереп карый. Урман чикләвеге, фундук, маньчжур һәм, хәтта, әстерхан чикләвеге үстереп, уңыш алучылар бар. Тик чикләвек агачы үстерергә яратучылар шуны да искә алсын иде, мәсәлән, әстерхан чикләвеге башка үсемлекләр өчен агулы матдә – юглон бүлеп чыгара. Шуңа күрә аның янында башка агачлар, куаклар һәм яшелчәләр бик начар үсә.
Әлбәттә, ак каеннарны да, ылыслы матуркайларны да, һич тә курыкмыйча, урамга утыртырга була. Алар тирә-якка гүзәллек өстәп кенә калмый, һаваны чистарта, сафландыра. Наратлыктан бер урап кайту да сәламәтлеккә зур файда китерә, гомерне озайта. Чыршыкайлар хуҗаларына күпме шатлык китерергә мөмкин, бигрәк тә Яңа ел алдыннан! Бизәлгән чыршы барыбызны да балачакка алып кайта, Яңа ел могҗизасына кабат ышанырга мәҗбүр итә.
Чыганак: https://kiziltan.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова