Татарстан – шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны буенча төбәкләр арасында җиденче урында.
Салым федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 31 мартка бездә барлыгы 122 347 шәхси эшмәкәр исәпләнгән. Республика бу күрсәткеч буенча Мәскәү (499 397), Мәскәү өлкәсе (354 713), Краснодар крае (258 583), Санкт-Петербург (234 653), Ростов (148 448) һәм Свердловск (143 990) өлкәләреннән генә калыша.
30 апрельгә Татарстанда 471 887 үзмәшгуль теркәлгән. Шул исәптән 447 918 е – физик зат һәм 23 969 ы – шәхси эшмәкәр. Үзмәшгуль буларак салым түләүчеләр иң күп булган төбәкләр – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Свердловск һәм Ростов өлкәләре.