Татарстанда ел башыннан бирле меңнән артык наркоҗинаять ачыкланган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Республика хокук саклау органнары тарафыннан меңнән артык наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 73 проценты аларны сату белә бәйле», – диде Кәримов.
Хокук саклаучылар, беренче чиратта, наркотик сатучылар белән көрәшүне максат итеп куйса да, кулланучылар шулай ук игътибарсыз калмый, дип белдерде ул. Шул ук чорда наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 2,5 меңнән артык административ хокук бозу ачыкланган.
«Бу наркотикларны куллану да, шулай ук аз күләмдә саклау да», – дип аңлатты Кәримов.