Украинаның пилотсыз очкычлары Россиянең Көньягында Wildberries складларына һөҗүм иткән

Украинаның пилотсыз очкычлары Краснодарда һәм Ставропольнең Невинномысск шәһәрендәге Wildberries складларына һөҗүм иткән.

Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә компаниягә нигез салучы Татьяна Ким социаль челтәрләрдә.

"Бүген төнлә безнең Краснодар һәм Невинномыссктагы логистик үзәкләргә һөҗүм иттеләр. Профильле хезмәтләр белән бергә нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып барабыз", — дип язган Ким.

Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров хәбәр итүенчә, Невинномысскта медикларга 5 кеше мөрәҗәгать иткән, ә шәһәрдә локаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимын игълан иткәннәр.

Зыян күрүчеләрнең берсен хастаханәгә озатканнар, бәхеткә аның тормышына куркыныч янамый. Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, складка һөҗүм вакытында 10 кеше зыян күргән һәм янгын чыккан.

Өчесе – авыр хәлдә, тагын берсе – уртача авырлыкта. Калганнарга амбулатор ярдәм күрсәтелгән.