Куакбаш һәм Чүте авылы волонтерлары: «Бераз булса да ярдәмебез тисен»

Куакбаш һәм Чүте авылы волонтёрлары: «Бераз булса да ярдәмебез тисен»

Әнә шулай ди, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен булышучы Куакбаш һәм Чүте авылы волонтёрлары.

Шушы көннәрдә алар янында булып, тылдагы ярдәмнең никадәр көчле һәм әһәмиятле булуын үз күзләребез белән күреп кайттык.

Куакбаш авылы мәдәният йортының бер бүлмәсе цехны хәтерләтә. Берничә хатын-кыз каркас янында маскировка челтәре үрә, берничәсе үләннәрдән чәй пакетлары тутыру белән мәшгуль, тагын берничә хатын-кыз маскировка челтәре өчен тасмалар кисәләр. Эш кайный, апаларның куллары тик тормый, гел хәрәкәттә. Ә күңелләрендә бары бер генә теләк: тизрәк сугыш бетсен иде, солдатлар исән-имин өйләренә кайтсыннар.

Куакбаш авылынан сигез егет – мобилизация буенча, сигез егет контракт буенча хезмәт итә. Апалар аларны үз улларыдай якын күреп, алар өчен борчылып, бер көн дә калдырмыйча маскировка челтәре үрергә килә.

Әлеге волонтёрлык эшчәнлегенең башы узган елның октябренә барып тоташа. Башта алар солянка, борщ банкалары ясый, токмач кисәләр, солдатларга исемле посылкалар әзерли, ә аннан исә бергәләп киңәшләшкәч, маскировка челтәре үрергә керешәләр. Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” төркеменә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә алар волонтёр төркемнең филиалы булып тора.

Челтәр үрер өчен каркасны үзенең иптәшләре белән Фәрит Мөхәммәтҗанов ясап биргән, ә тукымалар белән Лениногорскидагы волонтёр төркем тәэмин итә. Узган елның октябрендә башланган эш бүгенгәчә дәвам итә.

Волонтёр Илгизә Каримова әйтүенчә, егетләребез илне саклаганда без читтә кала алмадык. “Физик көч белән ярдәм итәбез. Челтәр үрергә дә тиз өйрәндек. Хәзер кулыбыз бу эшкә ятып тора. Менә хәзер 62нче челтәрне үрүебез. Иртәнге 8 дә киләбез, 2 сәгатьләп эшлибез. Өч көн эчендә челтәр үрүне тәмамлыйбыз. Махсус заказ буенча 17 метрлыны да үрдек. Өйдән булышучылар да бар, апалар носкилар да бәйли, үләннәр китерәләр, кемнәрдер акчалата да ярдәм итә. Клуб, авыл җирлеге кызлары китергән әйберләрне төргәкли”, — дип сөйли Илгизә апа.

Кыска вакытлы ялга кайткан солдатлар клубка апалар янына хәл белергә килә, шунлыктан хәрбиләр өчен дә күчтәнәчләр, посылка әзерләп куялар. Маскировка челтәрләрен салыр өчен Илгизә апа капчыклар да тегә икән әле. “Тәрәзә пәрдәләре, тукымалар тик ятканчы, аларны файдаланырга булдым”, — ди.

“Монда килергә нәрсә мәҗбүр итә дисезме? Туган якны ярату, Ватан өчен кирәк дигән хис, мөгаен”, — дип өстәп куя Илгизә апа.

Башка апалар белән беррәттән, бер көн дә калдырмыйча килүче Гөлүсә апа Сахапова: улым – бәгырь кисәгем шунда бит, бу эшләребез улым һәм башка солдатларны исән-имин саклап йөртсен дигән уйлар белән ярдәм итә. Ананың күңеле балада. Улын тагын гаиләсе, ике баласы да зарыгып көтә.

“Шунда клубка килеп, йөрәгемне, күңелемне бераз тынычландырып кайтам. Улын сугышка озаткан аналар гына миндәге хисләрне аңлый торгандыр. Улым менә өченче ел анда. Ул кечкенәдән үк патриот булып үсте. Үзе теләп СВОга китте. “Мин анда барырга тиеш, әни”, диде. Аралашып торабыз. Ул Херсон юнәлешендә хезмәт итә. СВОга ярдәм итәргә клубка килгән кызларга, апаларга зур рәхмәт. Барлык солдатлар да исән-сау кайтсыннар”, — ди Гөлүсә апа.

Волонтёрлар эшли торган бүлмәдә бал мичкәсенә дә күзебез төште. Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова әйтүенчә, балны Чүтедән Фәрит Фәтхетдинов китергән. Башта 50 литрлы мичкә белән китерә, анысын савытларга бушатып, хәрби операциягә җибәргәннәр.

Инде менә тагын 30 литрлы мичкә белән тапшырган. Анысын да савытларга тутырып, хәрбиләргә озатачаклар.

“Безнең Куакбаш авыл җирлегенә керә торган Сходнево-Чертанлы халкы финанс яктан ярдәм итә. Ә Чүтедә челтәр өчен тасмалар кисәләр. Әйдәгез, аларның да эшен күреп кайтыйк”, — дип Чүте авылына алып китте авыл башлыгы.

Кечкенә генә авыл бик матур. Мәдәният йортында шулай ук цех кебек. Волонтёр апалар күп булып җыелганнар, һәрберсе эштә. Тасмалар кисеп торалар. Кызу көн иде, тәрәзәләр ачылмый, уңайлыклар юк. Шулай булса да, бирегә килеп эшләүдән берсе дә зарланмады.

“ Авылыбыз зур түгел. Өмәдә дә, волонтёрлык буенча да, эштә дә гел шул бер составта. Эш булмаса, безгә күңелсез. Авыл башлыгы Рушания Рафиковна спандбондны китерә, без кисеп бетергәч, аңа шалтыратып әйтәбез. Ул алып китә. Оештырган өчен аңа рәхмәт”, ди клуб мөдире Фәүзия Сабитова.

Алар бу эшкә узган елның октябрендә “С любовью и молитвами” волонтёр төркем Куакбаш авылына өйрәтергә килгәч, шунда барып, өйрәнеп кайтканнар. Челтәр үрергә бездә шартлар юк, шунлыктан без тасмалар кисәргә булдык, ди Фәүзия ханым.

Аның әйтүенчә, җәй башлангач, алар рәтенә кушылучылар күбәеп киткән. Күпчелеге җәй көне авылга, үз йортларына кайта бит, менә шулар да ярдәмнән читтә калмыйлар икән. Хәмидә Идрисова – шундыйларның берсе.

“Мин үзем шушы авылдан. Еш кайтып йөрим. Волонтёрлык эшчәнлеге хакында күршеләрдән ишеттем. Бик тә булышасым килә иде, ничектер килеп чыкмады. Менә күптән түгел алар сафына кушылдым. Монда халык бик ярдәмчел, дус”, — ди ул.

Әйе, халыкның шәфкатьле, бердәм-дус булуы турында апалар үзләре дә әйтеп торды. Алай гына да түгел, бер-берсе өчен алар чит-ят та түгел, кемнеңдер килене монда, кемнеңдер кодагые, ә кайберләре пенсиягә чыккач, монда авылга яшәргә кайткан.

Менә шулай бердәм булганда гына авырлыклар җиңелә. Куакбаш һәм Чүте авыл халкы моны аңлап яши, эшли, ярдәм кулы суза.

Рушания Әхмәтҗанова, Куакбаш авыл җирлеге башлыгы:

- 2025 елның сентябрендә мөслимә апабыз – Алсу апага “Ихлас” мәчетеннән солдатларга борщ, солянка банкалары бергә ясыйк дип мөрәҗәгать иткәннәр. Шуннан соң Алсу апа әйтә: әйдәгез, без дә үзебездә бу эшне башлыйк, ди. Хәзрәтебез белән сөйләшкәч, ул ризалык бирде һәм без мәчеттә борщ, солянка банкалары ясадык, токмач кистек. Халык яшелчәләр, банкалар алып килде. Менә шуннан башланып китте. Аннары октябрь аенда Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтёр төркемен чакырып, маскировка челтәре үрүне үзләштердек. Менә тиздән 1 ел була бу эшкә керешүебезгә. Апалар җәй көне туктап торырлар дип уйлаган идём, ләкин алар җәй дә туктап тормыйлар, һәркөнне киләләр, рәхмәт үзләренә.

фотолар: Розалия Мостафина

Язма «Заман сулышы» газетында 31 июль санында чыга.