ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегия утырышында видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский министрлык эшен югары бәяләде.
“Татарстан – цифрлаштыруда, киңлек белешмәләре, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре инфраструктурасын үстерүдә әйдәп бара. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән 2020-2021 елларда Татарстан территориясендә тәҗрибә рәвешендәге эш үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча тарихта тәүге тапкыр ил өчен мөһим чараларны үз эченә алган киңлек белешмәләренең илкүләм системасы дәүләт программасы барлыкка килде. Бу эш Россия күләмендә таратылды”, – диде ул.
Аның әйтүенчә, республика киңлек белешмәләре илкүләм системасының бердәм цифрлы платформасы проектын гамәлгә ашыруда да локомотив булып тора. “2025 елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү платформасын куллану буенча сынау проектында катнашты. 300дән артык административ регламентка үзгәрешләр кабул ителде. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) белән берлектә күчемсез милек объектлары турында – 95 процент, ә чикләр реестрындагы күп объектлар буенча – 100 процент мәгълүмат кертелде.
Бу – дәүләт программасы кысасында 2030 елга билгеләнгән күрсәткечләр. Республика исә моңа дүрт елга алданрак иреште. Болар барысы да министрлыкның турыдан-туры катнашында тормышка ашырылды, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.