Газета битләрендә дә, социаль челтәрләребездә дә Чаллыда югалган кешеләр турында мәгълүмәт белән таныштырып барабыз. Аларның ни сәбәпле югалуы, ничек табылуы белән кызыксынучылар күп.
Кызганычка каршы, барлык сорауларга да җавап таба алмасак та, шунысы аңлашыла (бәхәссез?) – мондый күңелсез хәл һәр гаиләдә булырга мөмкин. Иң мөһиме — битарафлык аркасында ул фаҗигага әйләнмәсен иде.
“Чаллыда хәтерен югалткан хатын-кызны эзлиләр. 40 яшьлек Ирина Байрашева 5 февраль көнне Автозавод районының полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп бер нәрсә дә хәтерләмәвен хәбәр итә. Аның Зәй шәһәрендә яшәүче әнисе табыла. Тик ул Чаллыга килеп җиткәч, кызын полиция бүлегендә тапмый, Ирина аннан чыгып киткән була”. Шундый эчтәлекле белдерүне “ЧелныПоискВасилиса” эзләү-коткару төркеме үз телеграм-каналында 6 февраль урнаштырды. Без дә бу мәгълүмәтне үз социаль челтәрләребездә тараттык, чөнки кеше югалганнан соң бу хакта никадәр күбрәк кеше белсә, аны табуы шулкадәр җиңелрәк, ди белгечләр.
Ирина Байрашева 7 февраль көнне, ягъни ике тәүлектән соң табылды. Гадәттә 24 сәгать эчендә табылмаса, кешене табу ихтималы бермә-бер кими, аеруча кышын, салкын төнне кунар урыны булмагач, аның исән калу мөмкинлеге бик аз була. Шулай да хатын-кызның туганнары эзләвен, ә волонтёрлар хәбәрләшеп торуны туктатмый. Эш барышы, бу юлы нинди авырлыклар кичәргә туры килгәне турында без “ЧелныПоискВасилиса” төркеменең администарторы Екатерина Денисенкодан сораштык.
– Башта без гадәттәгечә, белдерүне шәһәр пабликларында тараттык. Аннары мин үзебезнең “Искра” бакчачылык ширкате төркеменә дә җибәрергә булдым. Шундук әлеге гаиләне белгән ханым шалтыратты. Ул аларның элек Чаллыда, хәзер әнисенең Зәй шәһәрендә яшәвен әйтте. Әнисенә чыктык, ул кызын алырга килгән. Тик мәгълүм булганча, полициядә аны тапмаган. Иринаны гаиләсендә бик яраталар, аның өчен ут йотып торалар. Моны мин аны эзләр өчен Мәскәү кадәр ераклыктан кичекмәстән кайткан апасы Нина белән аралашудан чыгып әйтәм. Без һәрдаим элемтәдә тордык. Апасы әйтүенчә, Ирина полиция бүлегендә булганда аның хәле начарайган, “Ашыгыч ярдәм” чакырганнар. Табиблар килгәч, тикшеренү, документлар тутыру ыгы-зыгысы вакытында хатын-кыз юкка чыккан.
Иринаның әнисе һәм апасы көн дәвамында бик күп сәүдә үзәкләрен, ягулык салу станцияләрен йөреп чыккан, чиркәүгә барган, аның фотосы һәм югалуы турында белдерүләр бастырып, кешеләргә, кибетләргә тараткан, тик туганнары табылмаган. Икенче көнне дә алар Чаллыны айкаган, инде кич белән Зәйгә кайткач, Иринаның өйгә кайтуы ачыкланган. Аның сөйләвенчә, полициядән соң ул вокзалга киткән, шунда кунган. Икенче көнне җәяү Зәйгә кайтырга чыккан, аннары машина тотарга булган, тик беркем дә туктамаган. Туңып, автомобильләр ремонтлый торган урынга кергән, андагы хезмәткәр аны яңадан вокзалга илтеп куйган.
Шулай әрле-бирле йөри торгач, мөгаен, аны Зәйгә кайтаручы табылгандыр.
Екатерина Денисенконы бу вакыйгада кешеләрнең социаль челтәрләрдәге реакциясе шаккаттырган. Иринаның табылуы турында хәбәр иткәч, алар бу хакта тәфсилләп аңлатуларын таләп иткәннәр, аны “җансыз” дип атаган.
– Әйе, кешене эзләгәндә без ярдәм сорыйбыз. Тик игътибар итегез, хәзер күпчелек очракта урамга чыгып, кар ерып йөрергә дә, акча бирергә дә түгел, ә бары тик репост ясарга, ягьни телефонда бу белдерүне статуска куярга, үзең белгән группаларга салырга гына кирәк. Кемдер әле анысын да эшләми. Тик комментарийларда “борчылып” утыралар, аннары аңлатма таләп итәләр. Шуңа хезмәттәшләрем, мине яклап, аңлатып язды – безнең шәхси мәгълүмәтне таратырга хокукыбыз юк. Волонтёрларга кешене эзләгән өчен акча түләмиләр, бу безнең өчен намус эше. Иң мөһиме – кеше исән-сау табылсын.
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә, Екатерина Денисенко волонтёр буларак Татарстан күләмендәге “Ел хатын-кызы 2025” чарасында фидакарь хезмәте өчен дипломга лаек булды.