Аның игелекле эшләре турында Рәхмәт хаты да сөйли.
Разия Моратова – район ветераннар советы һәм президиумының иң актив әгъзаларыннан берсе. «Һич кенә дә тик торуны белми, бөтен нәрсәгә өлгерә», – диләр сарманлылар аның хакында. Аның турында район ветераннар советы рәисе Айсылу Кәлимуллина белән дә сөйләшеп алдык. «Һәр эштә актив, бер генә чарадан да читтә калмый», – диде ул да. Димәк, узган елгы эш нәтиҗәләре буенча юкка гына район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына лаек булмаган Разия апа.
Яшьлек еллары да сарманлылар хәтеренә җитезлеге, эшкә уңганлыгы белән кереп калган аның. Туган авылы Балтамакта – башлангыч, Рангазарда – урта, Александровкада югары сыйныфларны тәмамлауга, җиргә, туган ягына гашыйк кыз Минзәлә техникумына укырга керә. Кулына белгеч таныклыгы алгач, районның «Путь Ленина» колхозына агроном булып кайта. Ул елларда әлеге хуҗалык Александровка, Яхшы Каран, Татар Карамалысы авылларын берләштерә.
– Мин кайтканда, колхоз белән Риф Бәхтиев җитәкчелек итә иде, партоешма секретаре вазифаларын Әбүзәр Вәлиәхмәтов башкара, баш агроном Риф Чувашаев иде, – дип искә ала Разия Моратова.
Бер ел чамасы хезмәт куйгач, аны орлыкчылык инспекциясенә чакырып алалар. Биредә ул 28 ел лаборант булып эшли.
– Орлыкларның сыйфатын тикшерә идём. Җиргә иңдереләсе һәр бөртек минем кул аша үтте. Эшемне дә, коллективымны да яраттым, – ди ветеран.
Аннан соң аны ул елларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булган Мөнәвир Хөснуллин чакыруы буенча «Сельхозхимия» берләшмәсенә агроном итеп күчерәләр. Лаеклы ялга да шуннан чыга. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Шушы еллар эчендә тормыш иптәше Рәшит абый белән бер ул һәм бер кыз үстерә. Гаилә башлыгы гомер буе төзелеш тармагында эшли, оешма таркалгач кына, май заводына күчә, шуннан лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, бергә матур гомер кичерүләренә 50 ел тулып җитә алмый, моннан берничә ел элек Рәшит абый бакыйлыкка күчә.
Ә исән калганнарга яшәргә кирәк. Разия апа лаеклы ялга чыккач та тормыш активлыгын дәвам итә. Алты ел дини белемнәр үзләштерә, намазга баса, уразасын тота. Район ветераннар хәрәкәтенең үзәгендә кайный. Сарман өлкәннәренең шәхси кенәгәләрен төзүгә зур өлеш кертә. Шул кенәгә нигезендә һәркемне күз уңында тоталар, юбилейларын билгеләп үтәләр, мөмкин булганча ярдәм оештыралар. Ветераннар советын җитәкләгән Лифкать Фазуллин белән дә эшли ул. Аннан соң җитәкчелек постына Нәҗип Миңнеголов килә.
– Нәҗип Мөҗип улы вакытында да бер эштән дә калмый идём. «Иртәгә районга кеше килә, чишмәне чистартып алыйк инде», – дип шалтыратуга, әзерләнеп йөгерә идём. Ветераннар бакчасы да электән үк – безнең карамакта. Язын-көзен чистартып, җыештырып куябыз. Элекке елларда өлкәннәр белән экскурсияләргә дә күп йөрдек. Болгарга гына да 9 тапкыр барып кайттым. Кеше арасында булырга яратам, шөгыльсез дә тора алмыйм, – дип сөйли ветеран.
Шөгыль, дигәннән, узган елның октябрендә алар ветераннар советы каршында эшләп килүче бәйләү түгәрәгенең 20 еллык датасын билгеләп үткәннәр. Ике дистә ел вакыт эчендә өлкәннәр биредә күп әйберләр бәйләргә өйрәнгәннәр. Разия апа башмаклар, шәлләр, урындык япмалары бәйләргә ярата икән. Ул аларны туганнарына, таныш-белешләренә бүләк итә. Түгәрәкне элеккерәк елларда – Диләрә Ахунова, соңрак Гөлзадә Минһаҗетдинова җитәкләсә, хәзерге вакытта дилбегәне үз кулына Нурия Вәлиуллина алган. Җиңү, Этнографик диктантлар язу кебек чаралардан да читтә калмыйлар өлкәннәр.
Тагын бер зур эш башкаралар – махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
– Соңгы тапкырында алты кеше бер сетканы җиде көндә үреп бетердек. Сарымсак та турап киптергәбез, – ди ветеран.
«Сезгә инвалидлар мәнфәгатьләрен яклауга керткән саллы өлешегез, җирлектә яшәүчеләргә уңайлы тормыш шартлары һәм тигез мөмкинлекләр тудырырга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт белдерәм», – диелгән аңа тапшырылган Рәхмәт хатында. Без дә Разия апага киләчәктә дә сәламәтлек, озын гомер һәм һәрвакыт шулай өлкәннәр арасында үз кеше булып калуын телибез.
Хәзерге вакытта илдә һәм республикада «Гаилә» милли проекты ярдәме белән «Актив озын гомерлелек» федераль программасы гамәлгә ашырыла.
Зөлфия Шәрипова