Күҗәкә батырларын онытмый: Бөек Җиңүгә 81 ел

Күҗәкә батырларын онытмый: Бөек Җиңүгә 81 ел

Бүген районыбызның авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм митинглары уза. Күҗәкә авыл җирлегендә дә Бөек Ватан сугышы батырларына багышлап куелган һәйкәл янында эчтәлекле һәм тантаналы митинг үтте.

Күҗәкә җирлегендә бүген дә сугыш елларын хәтерләүче өлкән буын вәкилләре шактый. Легендар шәфкать туташы, Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз Нурфика Абдуллина, бер тыл ветераны һәм 30 сугыш чоры баласы әле дә 1941–1945 еллар вакыйгаларын ачык хәтерли. Бүген аларга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм җитәкчеләр олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Ленар Зариповның, район Советы һәм башкарма комитет исеменнән котлауларын ирештерде. Ул бүгенге тыныч, аяз күк йөзенең кадерен белеп яшәргә чакырды.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин, мәктәп директоры Рания Мирзаянова, сугыш чоры баласы Лалә апа да чыгыш ясап, авылдашларын Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Күҗәкә бүген дә батыр егетләре белән дан тота. Махсус хәрби операциядә авылдашлары Илдар Хәйретдинов белән Мирзанур Вәлиев илебез мәнфәгатьләрен яклап яу кырында көрәшә. Илдарның әнисе Рәмилә апа батыр улларына исәнлек-саулык, көч-куәт, сабырлык теләде, аларның Җиңү белән туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп дога кылды.

Митингка кадәр Илфак Бариев Нурфика апаны Җиңү көне белән тәбрикләп, ил җитәкчелеге исеменнән котлаулар тапшырды.

Бәйрәм митингын мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы бик матур һәм эчтәлекле итеп әзерләгән иде, клуб, китапханәдә эшләүчеләр белән беррәттән, мәктәп укучылары бай концерт программасы тәкъдим итте.

Җиңүгә багышланган җырлар, биюләр яңгырады, батырларга дан җырланды. Яуда һәлак булганнар истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, изге догалар укылды, һәйкәлгә чәчәк тәкыяләре, гөлләмәләр салдылар.

Митингтан соң кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар.