Россия Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны 20 сентябрьдә үткәрү турында Указга кул куйган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова тавыш бирүгә әзерләнүнең башланып китүе турында белдергән. Моңа кадәр ул билгеләп үтелгәнчә, быел бердәм тавыш бирү көне, сайлаучылар ихтыяҗына карап, 3 көн дәвам итәргә мөмкин.