Консервланган ризыкларны подвалларда саклаган өчен штраф яный

Россиялеләргә кышка әзерләнгән ризыкларны подвалларда саклаган өчен штраф яный, дип хәбәр итә «Абзац» басмасы.

Азык-төлекне подвалларда саклау антисанитария куркынычы тудыра: кимерүчеләр һәм бөҗәкләр консервациягә зыян китерергә мөмкин, ә температура үзгәрү һәм су басу продуктларның бозылуын тизләтә.

Моннан тыш, подваллар коммуникацияләр өчен билгеләнгән гомумйорт милке булып тора һәм склад биналары буларак файдаланыла алмый. Консервланган продуктларны рәсмиләштерелгән шәхси келәтләрдә генә сакларга мөмкин.

«Йортта яшәүче милекчеләр җыелыш үткәреп, мөстәкыйль рәвештә подвалны келәтләргә үзгәртә алалар. Үзгәрү проектын эшлиләр һәм аны тиешле инстанцияләр белән килештерәләр, шуннан соң росреестрда яңа бинаны теркиләр», – дип искә төшерә белгеч.

Юрист Александр Манько «Абзацка» хәбәр итүенчә, гомумйорт милкеннән, подвалларны да кертеп, файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф 2 меңнән 5 мең сумга кадәр тәшкил итә, ә торак биналарны тиешенчә файдаланмаган өчен 1-1,5 мең сум штраф каралган.