Владимир Путин саммитта катнашу өчен Казанга килде

Россия Президенты Владимир Путин Казанга Россия – АСЕАН саммитында катнашу өчен килде.

Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июнь көннәрендә уза. Аның кысасында шулай ук Россия – АСЕАН эшлекле форумы үтә. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков моңа кадәр хәбәр иткәнчә, саммит программасы бүген кич, 18 сәгатьтә, Галиәсгар Камал театрында Россия Президенты исеменнән делегацияләр башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итүдән башланачак. Биредә үк концерт программасы һәм рәсми кабул итү узачак. Төп чаралар иртәгә, 18 июньдә, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак.