Казан спорты көнендә “УРАМ” экстрим-паркында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында нарда уены буенча Татарстан Рәисенең II Кубогы үткәреләчәк.
Бу хакта Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов белдерде.
“Казан янә СВОда катнашучылар өчен Татарстан Рәисе Кубогына нарда уены буенча ярышларны кабул итә. Мондый вакыйгалар аша аларның спорт реабилитациясе ярдәмендә гадәти тормышка ничек кире кайтуларын, ни рәвешле аңа җайлашуларын күрәбез”, – диде ул. Нарда уены буенча дөнья чемпионы Айрат Нуруллин турнирда катнашучылар өчен мастер-класс үткәрәчәк. Гарипов шулай ук күптән түгел генә Казанда Татарстан Рәисе Кубогына фиджитал-спорт буенча ярышлар үткәрелүен искәртте.