Фәрит Мөхәммәтшин: «Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү – депутат эшчәнлегенең аерылыгыз өлеше»

Узган елда “Бердәм Россия”нең төбәк-иҗтимагый кабул итү бүлегендә 7 меңгә якын мөрәҗәгать каралган, шуның өчтән ике өлеше буенча тиешле карарлар кабул ителгән.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ТНВ телеканалының “Единый Татарстан” һәм “Бердәм Татарстан” телетапшырулары өчен интервьюсында халыктан алынган мөрәҗәгатьләр белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үткән.

Программа “Бердәм Россия” Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк Иҗтимагый кабул итү бүлеге, партиянең Татарстандагы төбәк бүлегенең урыннардагы иҗтимагый кабул итү бүлекләре, “Бердәм Россия” Татарстандагы иҗтимагый ярдәм штабының эш йомгакларына багышланган. “Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – депутат эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше. Нәкъ менә кешеләрне тыңлый һәм ишетә белү күпчелек сайлаучыларның мәнфәгатьләрен чагылдырырдай законнар булдыру мөмкинлеге бирә. Татарстан – 2003 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында закон кабул иткән тәүге төбәкләрнең берсе.

Шуннан бирле республикада һәр сишәмбе саен хакимиятнең барлык баскычлары җитәкчеләре халыкны шәхсән кабул итеп килә”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, мондый системалы эш тәгаен нәтиҗәләргә китерә. Узган елда гына да Дәүләт Советына 10 меңнән артыграк мөрәҗәгать алынып, шуларның берсе генә дә игътибарсыз калмаган. Бу хәл сайлаучыларның ышанычы турында сөйли. “Дәүләт институтлары белән берлектә, партия мәйданчыгы да актив эшли.

“Бердәм Россия” партиясе Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге узган елда гына да 7 мең чамасы мөрәҗәгатьне карады, шуның өчтән ике ике өлеше буенча тиешле карарлар кабул ителде. Эш үзәгендә һәрвакыт проблемалары һәм башлангычлары белән кеше тора. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук яңа территориядә яшәүчеләргә ярдәм итүгә зур әһәмият бирелә. Бу – безнең гомуми гражданлык бурычыбыз һәм принципиаль позициябез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “Бердәм Россия” Иҗтимагый ярдәм штабының эш нәтиҗәсенә аерым тукталды. Ике ел эчендә коммерциясез оешмалар вәкилләрен, иҗтимагый активистларны, гомумән, республикада яшәүче барча кешене берләштергән яңа киңлек булдыруга ирештек. Уртак конструктив эшнең, республикада тормыш сыйфатын яхшыртып һәм кире элемтәне ныгытып, кешеләр өчен күзгә күренерлек нәтиҗәләр бирүнең ачык үрнәге”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.