Алексей Песошин: «Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе – илдә иң яхшылардан берсе»

Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе илдә иң яхшылардан берсе буларак танылып килә. Премьер-министр Алексей Песошин Росгвардия гаскәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Бүген хезмәт берьюлы ике юбилей: Росгвардия оештырылуга – 10 ел һәм хокук тәртибен саклау гаскәрләре оештырылуга – 215 ел тулуны билгеләп үтте.

Казан Ратушасында узган тантанада Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, хокук саклау органнары җитәкчеләре, Росгвардиянең территориаль идарәсе һәм ветераннары катнашты.

Алексей Песошин басым ясап әйткәнчә, моннан 10 ел элек оештырылган хезмәт хокук тәртибен, кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау системасында мөһим мөстәкыйль структурага әйләнгән. Ведомство хезмәткәрләре җинаятьчелеккә, террорчылык һәм экстремистлыкка каршы алгы сафларда көрәшә, корал әйләнеше өлкәсендә Россия законнарын үтәүгә контрольлек итә, стратегик объектларны саклау бурычын үти.

«Росгвардиячеләр башка хокук саклау хезмәтләре белән берлектә республикада зур чаралар үткәрелгәндә иминлекне тәэмин итә. Алар арасында – БРИКС XVI саммиты, тәүге халыкара «Киләчәк уеннары», «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, башка мөһим вакыйгалар», – дип билгеләп үтте республика хөкүмәте башлыгы.

Ул Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренең махсус хәрби операция барышында куелган бурычларны лаеклы төстә үтәүләрен билгеләп үтте. «Росгвардиячеләрнең батырлыгы, шулай ук илнең яңа төбәкләрендә тыныч тормышны җайга салуга ярдәм итүдәге фидакарьлеге, ныклыгы белән горурланабыз»,– диде ул.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, республикада Росгвардия подразделениеләренә уңайлы эш шартлары тудыруга зур игътибар бирелеп килә. Росгвардия объектлары капиталь төзекләндерелә, хезмәт урынында кулланыла торган автомобильләре яңартыла. Бу чаралар оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсен яхшыртуга ярдәм итә һәм кешеләребезнең тормыш сыйфатында да уңай чагылыш таба.

Ул шулай ук Татарстанда «Татарстан Республикасы буенча ил гвардиясе гаскәрләренең атаклы хезмәткәре» дигән яңа мактаулы исемнең гамәлгә куелуын искәртте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.