Чаллы мәгарифендә югалту: Лидия Золотарева вафат

Чаллы мәгарифендә югалту: Лидия Золотарева вафат

Аңа 64 яшь иде.

Бүген көтмәгәндә мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, гомуми мәгариф бүлеге башлыгы Лидия Золотарева вафат булды.

Лидия Владимировна 1962 елның 10 маенда Изюм шәһәрендә туган. 1989 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

1983 елдан үзенең бөтен гомерен Чаллы мәгариф системасын үстерүгә багышлый.

Ул хезмәт юлын тәрбияче һәм рус теле укытучысыннан башлап, шәһәр күләмендәге җитәкче дәрәҗәсенә ирешә.

Лидия Владимировнаның һөнәри уңышлары дәүләт бүләкләре белән бәяләнә.

Ул "Татарстанның атказанган укытучысы", "Россия гомуми белеменең Мактаулы хезмәткәре" исемнәренә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Президентының Мактау грамоталары, "Чаллы шәһәре алдындагы кпзанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнә.

Лидия Владимировнаны хезмәттәшләре зирәк җитәкче, акыллы остаз,ярдәмчел кеше һәм үз эшенең остасы итеп истә калдырырлар.

Мәрхүмә белән хушлашу вакытын соңрак хәбәр итәрбез.