Фаҗигале кич: авария дүрт кешенең гомерен өзгән

Фаҗигале кич: авария дүрт кешенең гомерен өзгән

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган

3 июльдә кичке сәгать 21:30 тирәсендә Мамадыш районында Мамадыш – Кукмара – Ишкәй автомобиль юлының өченче чакрымында, Түбән Тәкәнеш белән Тавәле авыллары арасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган («Шәһри Казан»).

Башлангыч мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Гранта» автомобиле иярчен юнәлештә баручы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Автомобильдә балалар булмаган.