Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль белем бирү курсы узачак. Ул 4 апрельдә (шәүвәл аеның 16нчы көнендә) шәһәрнең Мәрҗани мәчетендә үтәчәк.
Чараны дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча 10 кыйраәт белгече, хафизлыкның иң югары дәрәҗә иясе, Пәйгамбәребезнең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави алып барачак.
Курс барышында катнашучылар азанның тарихы, аның фазыйләтләре, әйтү кагыйдәләре һәм шәригатьтәге урыны турында белә алачак. Дәрес гарәп телендә узачак.
Аерым үзенчәлек – курс ахырында белемнәрен раслаган тыңлаучыларга иҗазәт (махсус таныклык) тапшырылачак. Әлеге иҗазәтнең чылбыры ислам тарихында беренче мөәззин Биләл رضي الله عنه аша Пәйгамбәребезгә ﷺ барып тоташа.
Курс бер көн дәвам итәчәк һәм ике өлештән торачак:
– 09:00–12:00 (иртәнге дәресләр);
– 16:20–20:20 (икенде белән ястү арасында).
Катнашу – бушлай.