Рөстәм Миңнеханов: Чечен Республикасының Беренче Президенты исеме тарихка мәңгегә язылды

Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Чечен Республикасының Беренче Президенты исеме тарихка батырлык, зирәклек һәм үз халкына чиксез тугрылык символы буларак мәңгегә язылган.

"Кызганычка каршы, Әхмәт-Хаҗи белән шәхсән очрашырга туры килмәде. Әмма безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевне аның белән яхшы, ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли иде. Минтимер Шәрипович Әхмәт-Хаҗины үз халкына гомерен багышлаган гаҗәеп кыю кеше буларак бәяләде", — дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар белән.

Ул билгеләп үткәнчә, Әхмәт-Хаҗи эшен ышанычлы һәм лаеклы рәвештә Рамзан Әхмәт улы Кадыйров һәм аның командасы дәвам итә, ә заманча Чечня – динамикалы үсә торган төбәк.

"Уртак кыйммәтләр һәм омтылышлар белән бәйләнгән халыкларыбыз уңышлы үсә һәм хезмәттәшлек итә, ә республикалар арасындагы дуслык күп милләтле Россия Федерациясенең чәчәк атуы хакына ныгый бара», — дип йомгаклады республика Рәисе һәм чечен халкына тынычлык һәм иминлек теләде.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте