Россия һәм Кытай галимнәре бодай өчен биологик «прививка» ясый

Россия һәм Кытай галимнәре бодайның төрле авыр шартларга чыдамлылыгын арттыра торган биологик препарат эшли. Ул табигый шикәрләр һәм үсемлек гормоннары нигезендә ясала.

Яңа препарат бодайны корылыкка, туфракның тозлануына һәм төрле авыруларга чыдамрак итәргә ярдәм итәчәк.

Эшләнмәнең төп өстенлеге — экологик яктан куркынычсыз булуы. Галимнәр фикеренчә, ул синтетик ашламаларга альтернатива булып, уңышны сакларга һәм туфрак белән су чыганакларын пычратмаска мөмкинлек бирә.