Җитәкчеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә игенчеләрнең күңелләрен күрә

Социализм чорыннан калган гадәтләр, тәртипләр кебек тоелса да, Балтач районында урып-җыю, терлек азыгы әзерләү чорларында атна саен йомгак ясау, алдынгыларны билгеләү, аларга вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшыру матур бер традиция булып дәвам итә.

Басуларда, ындыр табакларында агитбригада чыгышлары да гадәти хәл. Быел да шактый авыллардагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре кырдагыларны сөендерә алган.

" Эш калдырып йөрмәгез димиләр, чыгышларны бик яратып карыйлар, үзебез дә күчмә ашханәләр белән бергә барабыз, аларның ял вакытларын туры китерәбез", — ди мәдәният хезмәткәрләре. Комбайнчылар да үзләренең дә, башкаларның да нәтиҗәләре белән кызыксынып бара икән, атналык ярышта җиңүче булу, район башлыгы кулыннан бүләк алу аларга да күңелледер шул