Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстан Республикасы бердәм кардиологы» проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән киңәшмәсендә иң алдынгылар рәтендә танылды. Очрашу сәламәтлек саклауда ясалма интеллектны кертүгә багышланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, көн саен ЯИ ярдәмендә якынча 600 патология ачыклана, дип яза «Татар-информ» МА.
2500 дән артык ЭКГ аппараты, йөзләгән башка диагностик җайланма бердәм системага тоташтырылган. Бу кардиограммаларны тиз арада аңларга, читтән консультация бирергә, бердәм пациентлар реестры булдырырга мөмкинлек бирә. ЭКГ аңлатканда ясалма интеллект табибларның игътибарын пациентлар өчен куркыныч булган тайпылышларга юнәлтә.
Республикада түбәндәге күрсәткечләргә ирешелгән:
- тәүлек эчендә ЯИ 10 000 ләп тикшеренү эшкәртә;
- 12 миллионнан артык ЭКГ базасы тупланган (илдә иң зур күләм);
- 2016 елдан бирле 82 мең пациент диспансер исәбенә куелган;
- һәр ФАП дәрәҗәсенә кадәр мониторинг системасы гамәлгә ашырылган.
Татарстан эшләнмәсе Киров һәм Тамбов өлкәләрендә пилот режимда кулланыла, киләчәктә бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә тарату күздә тотыла. Бу федераль «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» проекты бурычларын хәл итүгә ярдәм итәчәк.
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйткәнчә, «Татарстан Республикасы бердәм кардиологы» бүген проактив кардиологик ярдәм системасының нигезенә әверелде. Анда ЯИ иртә стадиядә куркынычларны ачыкларга, пациентларны оптималь юнәлдерергә һәм республика халкының гомерен саклап калырга булыша.